Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Чембулат авыл зиратында өмә булды

Зират – ул тарих, ул хәтер, һәм аны саклау – һәрберебезнең изге бурычы.

Чембулат авыл зиратында  өмә булды. Авыл халкы түнгән, сынган агачларны, кипкән яфракларны жыештырдылар.

Зират – ул мәңгелек йорт, шуңа күрә анда һәрвакыт чиста, пөхтә булырга тиеш.  Өлкәннәр яшьләргә зиратны ничек карап тотарга кирәклеген өйрәтте, бу эшнең әһәмиятен аңлатты.

Мондый өмәләр һәр авылда уздырыла, бу – матур бер традиция.

Бу хезмәт өмәсе, бары тик зиратны чистарту гына түгел, ә җаннарны да берләштерүче, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы изге эш. Алдагы буыннарны хөрмәтләү, аларның рухына ихтирам белдерү – менә нәрсә берләштерде җыелган кешеләрне. Өмә ахырында, барлык катнашучылар да канәгать булып, зиратның яңа, чиста кыяфәтенә сөенеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев