Чембулат һәм Иске Җогып авыллары халкы гошер сәдакасы җыеп Яңа Кенәр мәктәп-интернатына илтеп тапшырдылар
Хәбәрләр

Чембулат һәм Иске Җогып авыллары халкы гошер сәдакасы җыеп Яңа Кенәр мәктәп-интернатына илтеп тапшырдылар

Мәктәп-ин­тернат директоры Ленар Вәлиев моны оештыр­ган Камил Галләмовка, Илһам Га­лиевкә, ярдәмгә өле­шен керткән һәркемгә рәх­мәт­ләрен белдерделәр

Гошер ул - зәкәтнең бер төре. Аның төгәл генә нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.
Чембулат һәм Иске Җогып авыллары халкы да  гошер сәдакасы җыеп Яңа Кенәр мәктәп-интернатына илтеп тапшырдылар. Мәктәп-ин­тернат директоры Ленар Вәлиев моны оештыр­ган Камил Галләмовка, Илһам Га­лиевкә, ярдәмгә өле­шен керткән һәркемгә рәх­мәт­ләрен белдерделәр.
Аллаһы Тәгаләнең рәх­мәтенә ирешергә язсын.


Нет комментариев