Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Элита» дәүләт нәсел предприятиесе» АҖендә нәсел ресурсларының мәгълүмати-аналитик системасы мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2023 елның 2 сентябрендә дәүләт нәсел предприятиесе» АҖендә “Нәсел ресурсларының Федераль дәүләт мәгълүмати-аналитик системасы базасын булдыру” темасына киңәшмә узды.

Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары берлеге директоры Илназ Хәсәншин, шулай ук эре мөгезле сөт терлеген үрчетү буенча нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре, нәселле терлекчелек буенча селекционерлар катнашты. 

Киңәшмәдә катнашучылар белешмәләр базасында эшне оештыру методикасы, цифрлы исәпкә алу буенча төрле программаларның базага туры килүе, нәселле терлекләрне индивидуаль исәпкә алып бару аналитикасы һәм нәсел хуҗалыкларында селекция-нәсел эше таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында «Селекс» — Татарстан Республикасы буенча сөт терлеге" программасына нәсел оешмалары терлекләрен индивидуаль исәпкә алып бару белешмәләренең кертелүенә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 2 июнендәге 336 номерлы боерыгы нигезендә нәсел хуҗалыкларында селекция-нәсел эше таләпләренең үтәлешенә анализ ясалды. 

Аннары терлекләрне бәйсез экстерьер бәяләү, сөт сыйфатына селекция контролен уздыру, шулай ук нәсел ресурслары системасында нәсел исәбен алып бару буенча белешмәләр булдыру өчен пробалар сайлап алу турында эш планы каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр һәм алардан кыйммәтле күрсәтмәләр алдылар. 

Нәселле терлекләрне бәяләүнең яңа системасы җитештерүчәнлекне үстерүгә генә түгел, ә тармакта зуррак икътисадый нәтиҗәләргә ирешү өчен дә мөмкинлек тудырачак.

Татарстанда эшләнгән пилот моделе нәсел ресурсларының федераль системасын булдыру өчен нигез булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев