Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эштән азат ителгәннән соң пенсионер нинди түләүләр алачак

Әгәр гражданин пенсия яшенә җиткәч, хезмәт эшчәнлеген туктатырга карар итсә, аның эштән китүе үз теләге белән эштән азат итү буларак рәсмиләштерелә.

Бу очракта канун ял пособиеләрен түләүне күздә тотмый. Әмма эш бирүче пенсиягә чыкканда үз теләге белән үз бүләкләү, социаль түләүләрен билгеләргә хокуклы. Бу хакта Санкт–Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатима Ногайлиева сөйләгән. 

Пенсиягә чыккан, әмма эшләвен дәвам иткән гамәлдәге пенсионерлар да эштән китәр ала. Монда шулай ук эштән азат итүнең махсус нигезләре юк.

Эштән киткән пенсионерлар өчен мәҗбүри ял пособиесе түләү очраклары барлык башка хезмәткәрләр белән беррәттән закон нигезендә катгый рәвештә беркетелгән. Монда штатны яки хезмәткәрләрне сан ягыннан кыскарту, эш бирүче фирмасының бетерүе, яңа эш урынына күчүдән баш тарту, сәламәтлек торышы буенча күрсәтмәләр, хезмәт килешүен рәсмиләштергәндә хокук бозулар турында сүз бара.

"Бу очраклар өчен эштән азат итү пособиеләре күләме башка категория хезмәткәрләренә түләгән түләүләргә охшаш", — дип күрсәтә юрист.
Шулай ук Ногайлиева, эшләүче пенсионерлар, планлы индексацияләрне исәпкә алмыйча, иминият пенсиясе һәм аңа фиксацияләнгән түләү ала, дип искәртте.

Шуңа күрә эштән азат ителгәннән соң пенсионер хезмәт эшчәнлеге вакытында булган индексацияләрне исәпкә алып, иминият пенсиясенең артуына өмет итә алачак.

Россиянең социаль фонды эштән азат ителгән айдан соң икенче айга автомат рәвештә күтәреләчәк.

Мәсәлән, пенсионер 9 апрельдә эшеннән киткән. Икенче көнне, 10 апрельдә, Россия Социаль фондына эш бирүчедән кадрлар үзгәрешләре турында мәгълүмат киләчәк. Май аенда Россия Социаль фонды индексацияне исәпкә алып пенсия түләү турында карар кабул итәргә тиеш, ә инде июнь аенда пенсионер тулы пенсия күләмен, шулай ук алдагы ай (май ае) өчен элекке һәм яңа пенсия күләме арасында акча аермасын алачак.

Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген яңадан башларга карар итсә, яңа кабул итү датасы айның икенче көненнән, эштән азат ителгәннән соң, иртәрәк булмаска тиеш. Эшкә урнашу очрагында пенсия күләме кимемәячәк, дип аңлата Фатыйма Ногайлиева.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев