Финә Сафиуллинага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелде
Хәбәрләр

Финә Сафиуллинага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелде

Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә күп еллар дәвамында театр классын җитәкләгән хөрмәтле Финә Рәис кызын “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек булуы белән котлыйбыз!

Сез — мәдәният дөньясының саф күңелле хезмәтчесе. Сезнең һәр сүзегездә, һәр хәрәкәтегездә, һәр эшегездә  халкыбызның җаны, тарихы, моңы һәм киләчәге яңгырый. Сез сәнгатькә хезмәт итеп кенә калмадыгыз — сез аны йөрәгегез аша үткәреп, меңнәрчә күңелгә җылылык, яктылык һәм өмет бүләк иттегез.

Сез чын остаз. Сезнең укучыларыгыз бүген мәдәнияттә үз юлларын таптылар: берәүләре сәхнәдә, икенчеләре иҗат төркемнәрендә халкыбызның рухи мирасын саклыйлар һәм үстерәләр. Алар сезнең биргән белемегезне, тәрбиягезне, җан җылыгызны йөрәкләрендә йөртәләр. Сез аларга юл күрсәттегез, канат куйдыгыз, үз көчләренә ышаныч уяттыгыз. Сезнең остазлык мәктәбе — безнең өчен чын үрнәк, ә укучыларыгыз — сезнең хезмәтегезнең иң якты дәвамы.

Хөрмәтле Финә Рәис кызы! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бетмәс илһам телибез. Рухыгыз һәрвакыт биек, күңелегез һәрвакыт яшь булсын! Юлыгыз ак канатлы булсын, һәр яңа көнегез яңа җиңү, яңа шатлык алып килсен,я нәшәгездә һәрвакыт сезне аңлаган, яраткан, хөрмәт иткән кешеләр булсын!

Сезнең белән бергә булу, бергә эшләү — безнең өчен зур бәхет. Без сезнең белән горурланабыз!


Нет комментариев