Һәрберсе белән горурланабыз
Бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклаучы егетләр арасында Кече Әтнә авылыннан Руслан Яруллин да бар.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә дә үз бурычларын намус белән үтиләр. Әлеге егетләрнең һәрберсе белән горурланабыз, аларның рух ныклыгы, сабырлыгы, батырлыклары алдында баш иябез!
Илләр тыныч булып, әлеге егетләребезнең һәрберсен туган якларында, туган йортларында таза-сау килеш күрергә язсын!
Бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклаучы егетләр арасында Кече Әтнә авылыннан Руслан Яруллин да бар.
Руслан 1990 елнын 5 нче июнендә Кече Әтнә авылында туа.
Әтисе Накипның ярдәмчесе,әнисе Гөлсиянең кадерле улы, апасы Гүзәлнең яраткан энесе булган егет 1997-2000 нче елларда Кече Әтнә башлангыч мәктәбендә белем ала. Олы Әтнә мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумына механиклар әзерләү булегенә укырга керә.
2009 нчы елда укуын тәмамлап. армия хезмәтенә алына. Бер ел Ерак Көнчыгышның Уссурийск шәхәрендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә һәм кайтуга гаилә корып Олы Әтнәдә яши башлый.
Әтнә агрохим оешмасына машинист погрузчик булып эшкә урнаша.
Хатыны Алисә белән ике кыз үстерәләр.
Махсус хәрби операция башланганнан соң , 2022 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә . Луганская Народная Республика да хезмэт итә. Сугышчан батырлыклары өчен “За разминирование” медале белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев