Кече Әтнә авыл клубында «Күңелләр бердәмлеге» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
Безнең геройлар

Кече Әтнә авыл клубында «Күңелләр бердәмлеге» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды

Чара барышында Махсус хәрби операция зонасы ветераннарына медальләр тапшырылды.

«Ил бердәм булса-тел бердәм булыр, күңел бер булса-көч бер булыр» дип халкыбыз бик дөрес әйткән.

4 ноябрь-халыклар бердәмлеге көне.Һәр милләтнең үз тарихы, үз җыры бар, әмма безне бер уртак хис-туган җиргә, туган илгә олы мәхәббәт берләштерә. Бердәмлек көне уңаеннан Кече Әтнә авыл клубында «Күңелләр бердәмлеге» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Чара барышында Махсус хәрби операция зонасы ветераннарына медальләр тапшырылды: Ташчишмә авылы батыры Хөсәинов Рәмискә "Медаль за Отвагу" һәм «Медаль за вклад в укреплении обороны РФ»; Олы Әтнә авылы батыры Галиев Радикка «Медаль Жукова».

Ә бәйрәм концерты җыр-биюләр белән үрелеп барды.


Нет комментариев