Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ильмира Нәгыймова: «Русланның җанатар әбиләре миңа негатив яза»

Җырчынының язмышы, көнкүреше элекке ире Руслан Кираметдинов белән аерылганнан бирле күпләрне кызыксындыра. Ильмира социаль челтәрдәге «просмотр»ларының санын күреп, үзе дә гаҗәпләнә, әнә.

«Минем Сочи якларына барып кайтуым үземә генә түгел, сезгә дә бик «ошаганын» аңладым. Әле фото керткәнемә бер тәүлек үтмәде – аны инде 150 мең кеше карады һәм битараф калмады», – дип язган иде Ильмира сәяхәттән кайткач.

Хәзер бу сан тагын да арткан: 220 меңгә җиткән. «Олы-олы апалар язганын укыйм да исем китә, шаккатам... Минем тарафка күпме игътибар. Сез минем социаль челтәрдәге статистикамны ничек күтәрәсез. Рәхмәт», – дип көлгән җырчы. Бактың исә, аңа тискәре комментарийлар бик күп килгән булган икән. Янәсе, ял итәргә үзе генә барган, балаларын алып бармаган, ана күке...

Ә берәү: «Ял итәргә кем белән бардыгыз?» – дигән сорау биргән. Ильмира моңа: «Опа-а-а... Сер... Әйтсәм, барыбер ышанмаячаксыз. Һәркемнең башында үз дөреслеге», – дип җавап биргән.

Руслан исә шәхси аккаунтында күбрәк иҗат процессын, балалары белән төшкән фото-видеолар куя. Шуңадырмы, ул виртуаль дөньяда кайнаучылар өчен бик сөйкемле, кайгыртучан әти булып күренә. Ләкин Ильмира чынлыкта бар да алай түгел дип аңлата һәм Руслан белән бөтенләй аралашмауларын хәбәр итә:

Минем тормышымда хәзер ул кешегә урын юк. Аралашмыйбыз. Юк! Ул минем балаларым тормышында гына бар. Аларны да би-и-ик сирәк кенә алып китә һәм шунда да социаль челтәрләр өчен фотога төшәргә. Янәсе, карагыз, ул нинди әйбәт «әти». Алып кит син балаларыңны, ләкин ни өчен һәр адымыңны кешегә күрсәтергә?

Сез бик күп нәрсәне белмисез. Мин бит балаларым белән фото-видеолар куеп утырмыйм. «Күрегез, мин нинди яхшы әни!» - дигән сыман. Беркемгә дә бернәрсә дә дәлилләргә теләмим һәм җыенмыйм!

Гафу итегез, барысы да өелеп килде. Русланның җанатар әбиләре миңа шулкадәр негатив яза…

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев