Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Югары белем алу бәяләре арта. Күпмегә?

2026 елда югары белем алу бәяләре артуы, узган ел белән чагыштырганда, түбәнрәк булачак.

Беренчел бәяләүләр буенча, ил буенча уку бәясе уртача алганда 11 процентка артачак. Былтыр бу күрсәткеч якынча 13 процент тәшкил иткән иде. Бу хакта Дәүләт Думасының профиль комитеты утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук белдергән.

— Узган ел үсеш якынча 13 процент булса, быел ул 11 проценттан кимрәк булыр дип көтәбез. Бу – ил буенча уртача күрсәткеч, – ди ул. 

Шулай ук ул кайбер югары уку йортларында бәяләрнең арту дәрәҗәсе башкача булырга мөмкинлеген дә искәртте.

Аерым алганда, алдынгы университетларда уку бәясе, гадәттә, күбрәк арта. Әмма Омельчук сүзләренчә, белгечләрне күпләп әзерләүче вузларның күбесендә бәяләр үсеше 10 проценттан артмаячак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев