Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юл билгеләрен таныйсыңмы?

Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерү өчен уен биремнәре элементлары булган театральләштерелгән тамашаны карадылар.

Балаларга кунакка Чебурашка, Гена һәм Шапокляк килгән. Спектакль юлдагы авария хәлен ачык итеп күрсәтергә ярдәм итә, юл билгеләрен укырга һәм алар буенча ориентлашырга өйрәтә. Укучылар уен шартларында Чебурашкага юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар дусларча, күңелле итеп сорауларга җавап бирделәр, биеделәр. Спектакль кызыклы, күңелле һәм гыйбрәтле килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев