Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда рельс ярылу сәбәпле трамвай үз юлыннан чыгып киткән

Юл-транспорт һәлакәте иртән Казанның Рихард Зорге урамында булган.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, вагон температура «уйнау» аркасында рельс ярылып китү сәбәпле юлдан чыккан.

4нче маршрут трамвайларының хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Кран ярдәмендә транспортны рельска утыртканнар. Трамвайлар хәрәкәтендәге тоткарлык 1 сәгать 15 минут тәшкил иткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-rels-yarylu-sabaple-tramvai-uz-yulynnan-cygyp-kitkan-5852776

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев