Казанда «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: хатын-кызлар мәсьәләсе»
Хәбәрләр

Казанда «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: хатын-кызлар мәсьәләсе»

«Рухи куркынычсызлык архитектурасы «форумында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау­да хатын-кызның роле нинди булуы турында фикер алыштылар.

Казанда «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: хатын-кызлар мәсьәләсе» II Республика форумы тәмамланды. Анда Татарстанның 34 районыннан 110 кеше катнашты. Форум 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында икенче ел уздырыла, террорчылык һәм экстремизм идеологиясен профилактикалау өлкәсендә мәхәлләләр, дини белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Форумны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратын координацияләүдә ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Оештыручылар арасында шулай ук «Татарстан яшьләре» Төбәк Татарстан иҗтимагый оешмасы һәм форум уздырыла торган «Әхмәд Зәки» мәчете дә бар.
Узган ел форум яшьләргә багышланган иде. Анда конфессияара татулык, террорчылык идеяләрен профилактикалауда дини белем бирүнең роле мәсьәләләре, шулай ук яшьләрне деструктив һәм радикаль агымнарга җәлеп итү проблемасына багышланган темалар күтәрелде. Быел чара хатын-кызларга багышланды: әхлакый һәм дини нигезләрне җиткерүдә өммәтнең хатын-кыз өлешенең мөһим ролен исәпкә алдылар. Форум ике көн дәвамында узды, анда катнашучылар хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларының роле, гаилә планлаштыру, кызларны тәрбияләү мәсьәләләре, хәзерге өммәттә абыстайның роле һәм урыны, интернет челтәрендә мошенниклык ысуллары турында фикер алыштылар.
Чараның соңгы көнендә фикер алышуга дәрәҗәле кунаклар да кушылды: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе И. Х. Гәрәев, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М. Ә. Сафиуллин. И. Х. Гәрәев үз чыгышында тарих хатын-кызлар аша ир-атлар белән манипуляцияләү һәм аларны террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүнең күп мисалларын белә, дип ассызыклады. Бу очраклы түгел — хатын-кызлар физиология күзлегеннән мондый йогынтыга дучар, алар ышанучанрак, моның белән җинаятьчеләр файдалана. Бу форумда хатын-кызлар бу манипуляцияләргә ничек каршы торырга, тәрбияләү процессында балаларга нинди белемнәр тәрбияләргә кирәклеге турында сораулар бирә.
"Форумда катнашучылар арасында-Әтнә районы вәкилләре дә бар: Рәмзия Сәгъдиева (Олы Әтнә авылы абыстае) һәм Хәлимә Хәйруллина (Күшәр авылы абыстае). Форумда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу ике көн эчендә алар үз эшчәнлекләрендә файдалы булачак мөһим белемнәр алдылар.

Нет комментариев