Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда уртача хезмәт хакы 73 мең сумга кадәр артты

Казанда айлык уртача хезмәт хакы 73 мең сумга җиткән. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров агымдагы елның гыйнварыннан сентябренә кадәр чорда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясаганда белдерде.

«2023 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы зур һәм урта предприятиеләрдә 73 мең сумнан артып китте һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда номиналь исәпләүдә 17,6 процентка, реаль күрсәткечләрдә 12,6 процентка артты», - дип хәбәр итте Шакиров.

Иң югары хезмәт хаклары һөнәри фәнни-техник эшчәнлектә, финанслар, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, сәламәтлек саклау һәм энергетика өлкәләрендә теркәлгән.

Беренче яртыеллыкта Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 6 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев