Хәтта ялган "акцизлар" да ясыйлар: татарстанлыларга яңа елда ялган хәмер белән агуланмаска кирәклеген аңлаттылар
«Татар-информ» МА сорауларына ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе экспертлары җавап бирде.
Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау - Эчке эшләр министрлыгы эшендә төп бурычларның берсе. Кагыйдә буларак, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән бергә эшлибез. Быел сәүдә нокталарында 20 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Шулай ук безнең тарафтан 300 меңгә якын автотранспортка тикшерү үткәрелде, чөнки башка төбәкләрдән еш кына эре партияләрне алып киләләр.
Бер ел эчендә без 170 мең литрдан артык алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән тартып алдык. Сан шактый зур, узган елгы эш нәтиҗәләреннән артып китә.
Моннан тыш, без хәмер сату һәм саклау урыннарын гына түгел, ә кайдан китерелә торган урыннарны да тикшерәбез. Бардак дип әйтергә була. 170 мең литр күләмендә. Күз алдына китерәсезме, бу күләме? Һәм бу нәрсә табылган. Күп кенә фактлар буенча әле эш алып барыла, без алкогольнең законсыз әйләнеше очракларын ачыклауны дәвам итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев