Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китапханәбездә «Иң тугры дус» дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе булып узды

Этләрнең тугрылыгы күптән мәгълүм.

Китаплардан укып, фильмнар карап инде барыбыз да беләбез: этләр үзләренең хуҗаларын суга батканда коткарган, салкыннарда уз гәүдәләре белән ышыклап җылыткан, бураннарда адашкан кешеләрне коткарган очраклар күп. Сугыш вакытында яисә коткару отрядларында этләрнең батырлыклары турында күбебез хәбәрдар.
Китапханәче дәрес барышында этләрнең барлыкка килү тарихы, токым төрләре, тәрбияләү узенчәлекләре белән таныштырды, этләр турында язылган китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады. Хәтта кыргый, тынламаучан һәм идарә итеп булмаган хайванны да, әгәр аның белән игелекле, сабыр, гадел булсаң кулга ияләштерергә мөмкин булуны ассызыклады. Укучылар белән аянычлы язмышлы этләр, этләр тугрылыгы сурәтләнгән кызыклы фильмнар турында фикер алыштылар. Дүрт аяклы дусларыбыз турында күңелле кинофильмнар исемлеге тәкъдим ителде. Дәрес этләрнең кешеләргә ярдәме турында видеоролик карау белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев