Көек бистәсендә күпфатирлы йорттагы янгында ир-ат һәлак булган
Хәбәрләр

Көек бистәсендә күпфатирлы йорттагы янгында ир-ат һәлак булган

Көек бистәсендә күпфатирлы торак йортта янгын чыккан. Бер кеше һәлак булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә ведомствога 15нче Квартал урамындагы өч катлы йортның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыгу турында хәбәр килгән. Ут 40 квадрат метрлы мәйданга таралган. Янгынны сүндергәндә 56 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев