Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Күңгәр мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды
Мәдәният хезмәткәрләрен котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез
Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан 20 нче апрель көнне Күңгәр мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм бүләкләү тантанасыннан башланды. Бүләкләрне Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы котлады. Әтнә район мәдәният йортыннан түбәндәге хезмәткәрләр лаек булды.
Мәдәният йорты һәм аның тирә-ягын саклаулары өчен Әтнә районы мәдәният бүлегенең рәхмәт хаты белән:
1.Р.Бикчәнтәев ис.Түбән Бәрәскә мәдәният йортының техник хезмәткәре Мөхәммәтшина Резеда Зәки кызы;
2.Г.Мәрдәнов ис.Яңа Шашы мәдәният йортының техник хезмәткәре Усманова Наҗия таһир кызы;
3.Дусым авыл клубының техник хезмәткәре Раупова Фәнзия Шәүкәт кызы;
4.Күңгәр мәдәният йортының техник хезмәткәре Дәүләтгәрәева Әкълимә Таһир кызы бүләкләнделәр.
Социаль партнерлык һәм Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитетының Мактау грамотасы белән Әтнә район мәдәният йорты директоры Бариева Инзилә Мөдәрис кызы бүләкләнде.
Мәдәният министрлыгының рәхмәте белән:
1.Күәм мәдәният йортының директоры Борханов Фәрит Фоат улы;
2.Әтнә районы мәдәният бүлегенең бухгалтеры Габдрахманова Гөлсия Мәхмүт кызы;
3.Әтнә район мәдәният йортының әйдәп баручы белгече Хайруллина Гөлназ Равил кызы
4.Әтнә район мәдәният йортының костюмеры Хакимова Ләйлә Гаяз кызы
5.Әтнә район мәдәният йортының кассиры Юсупова Люция Мәгъсүмҗан кызы бүләкләнделәр.
Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән:
1.Әтнә район мәдәният йортының методисты Гадбелхакова Зөлфия Зөлфәр кызы;
2.Яңа Әтнә мәдәният йорты директоры Гыйләҗева Алсу Габделнур кызы;
3.Күшәр авыл китапханәсенең әйдәп баручы библиотекаре Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы;
4.Күшәр мәдәният йортының директоры Галиева Лилия Рашат кызы;
5.Бахтияр авыл клубы җитәкчесе Ибрагимова Лилия Әдъгәм кызы;
6.Әтнә районы мәдәният бүлегенең баш бухгалтеры Хисматуллина Гөлзада Габдрахман кызы
"Мәдәнияттагы казанышлар өчен" билгесе белән Ары мәдәният йорты директоры Кадыймова Раилә Салихҗан кызы бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев