30 октябрь көнне мәктәбемнең 30 еллык зур булмаган юбилее булып үтте.
Бу көнне мәктәбем, чын мәгънәсендә, гөрләп торды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, язмышлары авыл мәктәбенә белән бәйле якташлар, мәртәбәле кунаклар — берсе дә читтә калмады бу чарадан.
Комыргуҗа урта мәктәбе — бай тарихлы мәктәп. Мәктәпнең яңа бинасы 1996 елның 5 сентябрендә ачыла. Бу зур тантанада ул чордагы Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф министры Васыйл Гайфуллин, районыбызның хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнаша һәм мәктәп ачуны да ул җитәкли. Шуңа күрә дә бу бәйрәмебезне дә мөхтәрәм кунагыбыз ачып җибәрде.
Бәйрәм 30 еллык вакыйгалар белән үрелеп барды. 1996 елгы 1 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Алсу Нигъмәтҗан кызы белән керүләре, күпләрне мәктәп елларына алып кайтты. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядәге егетләребезнең әти-әниләре дә чакырылды. Укучыбыз, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге егетебез Антон Васильевның видеосәламе барыбызны да дулкынландырды.
Район волонтеры Кадрия Закирова махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм иткән өчен мәктәпкә грамоталар тапшырганда, бу сугышта җиңүгә үзебезнең кечкенә генә булса да өлешебезне кертүебезгә горурланып утырдык. Чишмә" ансамбленең, Рузил Шәрифуллин, Мәсхүт Гиззатуллинның җырлары, Диләрә Гарипова, Йолдыз Ногманованың, «Миләшкәй» кечкенәләренең дәртле биюләре бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде: «Алтынай» театр түгәрәге балалары җитәкчеләре Алинә Солтановна белән үзләренең сәләтләрен тагын бер кат тамашачыга җиткеделәр.
Ветеран укытучы Гөлсинә Мөхәммәтҗанова үзенең хезмәт юлында дистәләрчә ел мәктәп директоры булып, Мактау грамоталары һәм башка күптөрле бүләкләргә ия бүлган укытучы — үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Шул елларда эшләгән укытучыларыбызның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре ялтырады. Кыңгыраулы мәктәп еллары — һәр кешенең күңелендә онытылмас, кабатланмас хисләр, тирән истәлекләр калдырган гүзәл чор.
Күпме еллар үтсә дә, күңелләрне канатландырып, кабат искә төшә торган гаҗәеп истәлекле еллар ул. Тарих дәвам итә Безнең мәктәпкә — 30! Бу педагогларның һәм укучыларның күп буыннары тарихы. Бу күркәм дәвер, яңа ачышлар һәм башлангычлар өчен ныклы нигез.
Комыргуҗа урта мәктәбе әле тагын да алдагы юбилейларын каршы алыр һәм беренче укытучылар нигез салган данлы традицияләрне саклап калыр дип ышанасы килә.
Зилә Мөхәмәтҗанова, 11нче сыйныф укучысы
Нет комментариев