Мәктәп укучысына 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный
Хәбәрләр

Мәктәп укучысына 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Сентябрь аенда мошенниклар Чаллыда яшәүче 20 яшьлек егетне әбисе һәм әти-әнисенең фатирлары ачкычын билгеле бер урынга яшерергә күндергән.

Казаннан бер үсмерне мошенниклар кушуы буенча фатирлар талаган өчен тоткарлаганнар

Егет моның өчен Санкт-Петербургтан кайтып, ачкычларны яшерен урыннарда калдырган һәм фотосурәтләрен мошенникларга җибәргән. Аферистлар фотосурәтләрне кулларына төшергәч, Казаннан 16 яшьлек үсмер малайга ачкычларның кайда икәнен, алар белән нинди фатирларга керергә һәм нәрсә эшләргә икәнен аңлаткан.

Үсмер, Чаллыга килеп, шул фатирларга кергән. Сейфларны ватып, 100 мең сум һәм 1500 доллар урлаган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне бер көннән дә азрак вакыт эчендә ачыклаган. Казанга кайтуга, үсмерне тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Мәктәп укучысына 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный,- дип яза Татар-информ.

 


Нет комментариев