MAX мессенджерын кулланучылар «Үлемсез полк» акциясендә онлайн катнаша алачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Виртуаль йөрештә катнашу өчен гаризаларны 6 майга кадәр кушымтадагы махсус чат-бот аша җибәрергә кирәк.
Моның өчен «Үлемсез полк онлайн» чат-ботына керергә, «Башларга» һәм «Катнашырга» төймәләренә басарга, федераль округны сайларга, геройның фотографиясен җибәрергә, аның исемен күрсәтергә һәм хәрби юлы турында язарга кирәк.
Моннан тыш, мессенджерда Җиңү көне уңаеннан өстәмә сервислар эәли. Мәсәлән, кулланучылар «Открыткалар конструкторы»ннан файдалана ала.
Шулай ук бәйрәм уңаеннан Җиңү көненә багышланган анимацияле тематик стикерлар җыелмасы да әзерләнгән
Нет комментариев