Мөмкинлеге чиклеләргә аерым игътибар
Хәбәрләр

Мөмкинлеге чиклеләргә аерым игътибар

Инвалидлар декадасына якынлашабыз. Нәтиҗәләр ничек булыр? Аларга карата ниндидер аерым мөнәсәбәт инде хәзер үк сизеләме?

Бу хакта район халкыннан, дөресрәге, очраган райондашлардан сораштык. 

- Әлегә ниндидер үзгәлек, өстенлек сизмәдем. Булыр дип уйламыйм да, - диде исемен атарга теләмәгән райондашыбыз. 

- Мин үзем мөмкинлеге чиклеләр категориясенә кермим. Гадәттә, ул көнне вакыты җиткәч билгелиләр. Быел да булыр дип уйлыйм. Ни генә димәсеннәр, бездә инвалидларга аерым мөнәсәбәт, - диде Рәдиф исемле райондашыбыз.

- Ә минемчә, мөмкинлеге чиклеләргә уңай мөнәсәбәт күз алдында. Оешмаларның кайсына гына булмасын - коляскалымы ул, яки хәрәкәт итүе кыен инвалидмы - бернинди каршылыксыз барып керә ала. Шулай да, алар өчен аерым бәдрәф, оешмага керүгә каршы алып, озатып йөрүне булдырсалар, әйбәт булыр иде, - дигән фикер дә яңгырады.


Нет комментариев