Олуг юбилеең белән, Акбабай
Хәбәрләр

Олуг юбилеең белән, Акбабай

Иске Җогып авылы халкы үзенең бердәм, тату, эшчән булуы белән башка авыллардан аерылып тора. Биредә намус белән эшләүче тырыш, тәрбияле һәм зыялы кешеләр яши. Шуларның берсе — авылыбызның ак бабае — Раушан Әнәс улы Садыйков быел 85 яшьлек олуг юбилеен каршылый.

Ләкин аңа картаю бер дә хас нәрсә түгел: ул күңеле белән һаман да яшь калучы иҗади шәхес. Лирик шагыйрь дә ул, бәйрәм сценарийлары авторы да, район газетасының иң тәҗрибәле өлкән хәбәрчесе дә. Аның үткен каләменнән бер генә нәрсә дә игътибарсыз кала алмый. Һәр нәрсәгә карата үз фикере, күпьеллык сыналган тормыш тәҗрибәсе бар аның. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, зират өмәләрен дә оештырып йөри Раушан ага.
Аның өмәгә чакыруына ерак һәм якын тирәдә яшәүче авылдашларыбыз да битараф калмыйлар, алдан әзерләнеп кайтып, күмәкләшеп эшлиләр. Киңәшле эш — таркалмас, диләр. Һәрбер гамәлне бердәмләшеп, үзара киңәшеп хәл итә авыл халкы. Гомумән, Раушан абыйның һәр сүзенә, һәрбер киңәшенә колак сала аның дәвамчылары. 
9 Май бәйрәмендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлеген мәңгеләштергән обелиск янында митинг та уздыра ул. Быел исә, Раушан абыйның тәкъдиме белән, авылга керүче юл буена бик матур итеп авылыбызның исемен язып элделәр. 2018 елда Иске Җогыпта Раушан абый тәкъдиме белән авыл көннәре шаулап узды. Аннары ул авылда балалар сабантуе уздырырга тәкъдим итте.
Аның бу башлангычын авылыбызның гаярь егетләре күтәреп алдылар һәм менә инде бишенче ел рәттән Иске Җогыпта балалар өчен сабантуй уздырылып килә һәм елдан-ел камилләшә, киңәя бара.
Гомумән, авылдагы бер генә чара да Раушан Садыйков катнашыннан башка узмый. Аның яшь буыннарга җиткерәсе әманәте дә, матур башлангычларны хуплаучы фатихасы да бар. Җомга намазына җыелган мөселман кардәшләренә бик үтемле итеп вәгазь сөйләүче дә ул безнең аксакалыбыз. Раушан абый авылыбызның үрнәк гаиләләрнең һәрберсенә багышлап альбом ясап бүләк итте
. Фотосурәтләр белән беррәттән гаиләләрнең шәҗәрәсе дә, истәлекләре дә тупланган иде ул альбомнарда. Барысына да өлгерә безнең Раушан абый! Авыл тарихын туплап кулъязма көндәлек алып барырга да, кыш көннәрендә авыл балаларын җыеп чаңгы юллары сызарга да өлгерә ул. Сәламәт кенә булсын да, тагын озын-озак еллар шулай безгә шәхси үрнәк күрсәтүче маяк булып яшәсен иде бу тынгысыз җан.

Гөлнара Корбанова, Иске Җогып авылы


Нет комментариев