Хөрмәтле Җәүдәт Һашим улы!
Сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп тормыш иптәшегез Венера Әсәд кызы белән тигезлектә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Сезне үткен фикерле, сизгел күңелле, акыллы карашлы таләпчән, кешелекле итеп беләбез. Сездәйләр – бүгенге буын вәкилләренә үрнәк. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын! Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Иң изге теләкләр белән Олы Әтнә урта мәктәбе
коллективы, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев