ОРВИ аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылды
Хәбәрләр

ОРВИ аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылды

Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф икегә бүленеп укый.

Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә биш сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф икегә бүленеп укый», - дип сөйләделәр ведомствода.

«Татар-информ» узган атнада республикада салкын тию авырулары аркасында 12 сыйныф яки 196 укучының карантинда булганлыгын хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/23-11-2020/tatarstanda-orvi-arkasynda-10-m-kt-pt-19-syynyf-karantinga-yabyldy-5787593


Нет комментариев