Ришвәтчелек очрагы ачыкланды
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, район үзәк больницасы баш табибы Эльдар Яруллин белән узган әңгәмәбез сәламәтлек системасындагы шундый очраклар турында.
Башта сәламәтлек системасында мөмкин булган ришвәтчелек чагылышын ачыклап узыйк әле
– Сәламәтлек өлкәсендәге коррупция – социаль-хокукый яктан тискәре, гомумән, җәмгыять өчен куркыныч күренеш ул. Әлбәттә, бу процесста катнашучы үз хезмәт урыныннан явызларча файдаланып, ниндидер өстенлекләрне башка берәүгә законсыз рәвештә бирә. Шуның белән ул сәламәтлекне саклау өлкәсендә җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зыян сала.
– Әйтегез әле, район сәламәтлек саклау өлкәсендә тормыш-көнкүреш ришвәтчелеге ни дәрәҗәдә? Кайвакыт пациентлар медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына һәм аз булуына зарланалар.Бу уңайдан нинди чаралар күрелә?
– Тормыш-көнкүреш ришвәтчелеге, башлыча, гади гражданин һәм чиновник арасындагы үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә туа. Медицина ярдәме сыйфаты – аны күрсәтүнең үз вакытында башкарылуы, профилактика чараларының, дәвалауның һәм кирәк булса реабилитациянең дөреслеге, күзаллаган нәтиҗәгә ирешүнең дәрәҗәсе ише характеристикалар җыелмасы ул. Бездә алар барысы да Законда күрсәтелгәнчә, тиешенчә башкарыла.
– Түләүле медицина хезмәтләре, еш кына, төрле аңлашылмаучыклар китереп чыгара. Пациентлар кай очракта түләргә, ә кайчан юк икәнен төгәл белмиләр. Бу хакта ни әйтерсез?
– Түләүле медицина хезмәте тулы күләмдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган стандартлар буенча күрсәтелә. Аерым медицина хезмәтләрен пациентлар арасында тиз арада алырга теләүчеләр булырга мөмкин. Шулай ук кайбер төр медицина хезмәтенең бездә күрсәтелмәве дә бар. Үзара килешү нигезендә аны квалификацияле табиблардан торган, мөмкинлеге булган оешмалар башкара. Шул нигездә пациент үзе сайлап ала.
– Агымдагы елда район үзәк больницасында ришвәт бирү очраклары теркәлмәдеме?
– Шөкер, быел андый очрак булмады. Әмма узган елны бер очрак теркәлде. Дөрес, ул эш буенча хөкем карары быел гына дөнья күрде. Район больницасы шәфкать туташы РФ Җинаятьләр кодексының 291 маддәсе буенча гаепле дип табылды.
– Киләчәктә мондый күңелсез очраклар булмас, район үзәк больницасы ришвәтчелек белән көрәшнең алдынгы сафларында булыр дигән теләктә калыйк. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев