Шаян-ТВ телеканалының «Тукай оныклары» проектында - Әтнәләр
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Сәхнәдәш» үрнәк театр коллективы укучылары (җитәкчеләре Сафиуллина Финә Рәис кызы), Шаян-ТВ телеканалының «Тукай оныклары» проектында катнашып кайттылар.
Бу – коллектив өчен зур дәрәҗә һәм яңа үрләргә омтылу өчен көчле этәргеч. "Тукай оныклары" – ул татар халкының мәдәниятен, тарихын һәм әдәби мирасын саклау һәм үстерү максатын куйган, яшь буынны рухи кыйммәтләргә өйрәтүче әһәмиятле проект.
Киләчәктә дә "Сәхнәдәш" коллективына уңышлар, яңа иҗади идеяләр һәм тамашачы мәхәббәте телибез. Аларның сәнгатькә тугрылыгы һәм татар мәдәниятенә керткән өлеше зур бәягә лаек. "Сәхнәдәш" тагын да күп яңа проектларда катнашып, Әтнә данын еракларга танытыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев