Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студентларның стипендиясе күпмегә артачак?

Югары уку йортларына стипендияләрне арттырырга тәкъдим ителде.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия вузларына студентлар стипендиясе күләмен яшәү минимумыннан түбән булмаган дәрәҗәдә күтәрүне тәкъдим итеп хат җибәргән. Бу хакта Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.

«Министрлыкның позициясе шундый: ике стипендия (академик һәм социаль) суммасы яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш. Һәр университетның стипендиягә үз карашлары булса да, университетлар бу мәгънәдә билгеле бер автономиядән файдалана, әмма дәүләт чикләр куя», — ди Могилевский.

Ул Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы университетларга тиешле хат җибәрүен ассызыклады. Документ нигезендә, бүген академик һәм социаль стипендияләрнең гомум суммасы 2022 елның IV кварталында Русия буенча җан башына яшәү минимумы күләменнән ким була алмый, ягъни ким дигәндә 13 919 сум булырга тиеш.

2025-26 елларда стипендияләр күләмен исәпләгәндә югары уку йортларына 2023-24 елларда Русия буенча җан башына яшәү минимумы күләменнән чыгып эш итәргә кирәклеге билгеләнә.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев