Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Суд карары килсә нишләргә?

Әлеге карар ике якны чакырып, суд тикшерүе үткәрелми генә чыгарыла.

Ул бурычлы затка почта аша “заказной” яисә бурычлының учет язмасы буенча Россия Федерациясе дәүләт хезмәтенең электрон адресына хат буларак җибәрелә. Мондый хат килгәннән соң иң беренче булып нишләргә? Иң беренче эш итеп карарны игьтибар белән укып чыгыгыз. Карарда язылганнар белән килешмәгән очракта, шунда ук суд участогына хәбәр итәргә һәм аны туктату турында язмача гариза тапшырырга кирәк. Суд карарын туктату өчен хат килгән көннән соң ун көн вакыт бирелә. Әгәр сез билгеле бер сәбәп аркасында әлеге вакытны уздырып җибәргәнсез икән, карарны туктату турындагы гариза янына процессуаль срокларны кайтару турында «ходатайство»ны да теркәргә туры киләчәк.

Суд карары башкарма бит көченә ия һәм бурычлы заттан аны туктату турында гариза кермәгән очракта, әлеге карар суд приставлары хезмәтенә тапшырыла. Шуңа да әгәр сез суд карары белән риза булмасагыз, ничек тә тизрәк аны туктату турында гариза язып тапшырырга тырышыгыз. Бурычлы зат тарафыннан тиешле вакыт эчендә гариза кергән очракта судья карарны башкаруны туктатырга мөмкин. Бу очракта һәр ике якка да суд карарын туктату билгеләнүнең күчермәләре тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев