Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

СВОдагы егетләрнең әниләре белән очрашу булып узды

Җир йөзендә әнидән дә газиз, әнидән дә кадерле беркем юк.

Бу берәу өчен дә сер тугел. Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң. Әниләрнең куңеле киң! Анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез. Бу зур хәрефтән Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.
"Әниләр көне уңаеннан аларның һәркайсы белән очрашып, изге теләкләребезне юлладык, авыл жирлеге,шулай ук волонтер кызлар һәм район хакимияте тарафыннан әзерләнгән буләкләребезне тапшырды", - дип хәбәр итте Олы Мәңгәр авылы җирлеге башлыгы Фәридә Филатова.

Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңа калмый, йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев