Табигатьне саклыйк, яратыйк!
Бер ай дәвамында Күәм балалар бакчасында әнә шул исемдәге экологик ай үтте.
Куркып кына тотынган эш азагында бик зур нәтиҗәләр белән сөендерде. Нәтиҗә дигәнем, балалар белән, әти-әниләр , бакча хезмәткәрләре белән уртак эш тупланмасы. Шуны ай дәвамында балалар белән табигатькә кагылышлы чаралар, эшчәнлекләр, җырлар, шигырьләр, әкиятләр өйрәндек, акцияләрдә катнаштык. Безнең эшебезнең уңышлы һәм нәтиҗәле чыгуында әти-әниләрнең дә өлеше зур. Әтиләр бик матур итеп сыерлык оялары ясап элек куйсалар, әниләр исә көн күрештә кулланыштан калган әйберләрдән матур итеп кул эшләнмәләре ясап килделәр. Бердәмлектә көч дип беренче тапкыр “Агачларны сакла, макулатура тапшыр!” акциясендә катнаштык һәм аны уңышлы гына тапшырдык. Аннан кергән керем балаларга бүләкләр алыр өчен тотылачак.
Экология айлыгын йомгаклау чарасына Ашыт тыюлыгы хезмәткәрләре килү дә безнең бакча эшчәнлегенә зур бәя бирә. Алар безнең бакчага яна гына табадан төшкән Татартстан Республикасынын Кызыл китабын бүләк иттеләр. Бу безнең өчен бик зур бүләк.
Безнең балалар бакчасын да экология, табигатьне саклау эше ел эйләнәсе бара. Балаларыбызда табигатьне сакларга , яратырга , аның белән бер сулышта булырга кирәклеген кечкенәдән аңлап үсәләр.
Рафия Гатауллина, Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев