Таиланд Россиядән нефть сатып алырга ниятли
Таиланд премьер-министры урынбасары Пхипхат Ратчакитпракан белдергәнчә, ил Россия белән нефть китерү турында сөйләшүләргә керешергә әзер. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, тиешле карар АКШ Россия нефтен бойкотлауны туктатканнан соң мөмкин булды. Сөйләшүләр Таиландның Энергетика министрлыгы тарафыннан башланып китәчәк.
Хәзерге вакытта Таиландта 98 көн дәвамында эшкәртү өчен җитәрлек нефть запаслары бар, дип билгеләп үтте вице-премьер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев