Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарифлар буенча дәүләт комитеты июльдән коммуналь хезмәтләргә бәя үзгәрүен искәртте

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты меңләгән оешмага карата 988 тариф карарын кабул итте, аларның гомуми табышы 167 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

«2023-2024 еллар тариф кампаниясе түбәндәге күрсәткечләр белән характерлана: республика буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү индексы уртача 10,8 процент күләмендә билгеләнгән, 695 муниципаль берәмлек өчен гражданнарның түләү күләме 10,8 проценттан ким булачак. Калган 218 муниципаль берәмлек өчен түләү индексы якынча 15,7 процентка арта. Мисал өчен, Кукмарада фактик индекс 11,9 процент тәшкил итәчәк», - дип аңлатты ул.

Спикер сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 72 проценты өчен түләүләр якынча 10,8 процентка арта. «2023 ел уникаль булды», чөнки коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү үткәрелмәде, диде Груничев. Соңгы индексация 2022 елның 1 декабрендә үткәрелгән, билгеләнгән тарифлар 2024 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев