Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә чыгымнарын кайтару өчен конкурс нигезендә сайлап алуны игълан итә

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе - 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00дән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00дән 12:45 сәгатькә кадәр).

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/subsidii-iz-byudzheta-respubliki-tatarstan-snt-na.htm.

Гаризалар кабул итү 2024 елның 9 августында башлана һәм 2024 елның 22 августында тәмамлана.

1 нче конкурс сайлап алуы йомгаклары турындагы мәгълүмат белән https://agro.tatarstan.ru/2024-7748369.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев