Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

 

 

«Россиядә авыручылар санының үсеше башланды. Ике ел эчендә без шундый тенденция күзәттек: зур мегаполиста - илебез башкаласы Мәскәүдә авыручылар саны арта башлагач, якынча өч атнадан чирләүчеләр саны бездә күбәя башлый. Без хәзер Мәскәүдә күрсәткечләрнең ни дәрәҗәдә үсүен күрәбез һәм бездә дә авырып мөрәҗәгать итүчеләр саны берникадәр арта», – дип сөйләде ул.

Жаворонков мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуны авыруның алдагы күтәрелешләре белән чагыштырырлык булмавын, хәзер авыручыларның азрак булуын искәртте.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау системасы көчле респиратор инфекцияләр, шул исәптән коронавирус белән авыручылар санының көз көне сезонлы артуына әзерләнә башлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kovidtan-avyrucylar-sany-maskauda-artkannan-son-oc-atnadan-tatarstanda-artyr-dip-kotela-5858592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев