Татарстанда мотоцикл йөртүче трассада машинага бәрелгән һәм һәлак булган
Хәбәрләр

Татарстанда мотоцикл йөртүче трассада машинага бәрелгән һәм һәлак булган

Татарстанның Минзәлә районында трассада фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Хокук саклаучыларның мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклы белән идарә иткән 24 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламаган һәм туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән.

Юл һәләкәте нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.

Татар-информ


Нет комментариев