Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

Бу сезонда Казанда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан шәһәрендә   14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск  районында  2шәр  мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә  узды.
Ярминкәләргә республиканың 22 районыннан 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермерлар продукциясе китерелде. Шәһәр халкы  Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән   ит, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмаларны һәм башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып  ала  алдылар.  
Узган  6 ярминкә нәтиҗәләре буенча 378,8 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 1029,4 тонна яшелчә, шул исәптән 631,1 тонна бәрәңге, 106,2 тонна үлчәүле  сөт, 360,6 тонна ит, шул исәптән 275,7 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыруда 32 муниципаль район катнашты, 4850 бер. транспорт   җәлеп ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев