«Тоннель» не кемнәр уза алмаган?
Алкоголь кулланган хәлдә бер машина йөртүче ачыкланган.
Әтнә районы юлларында рейд узды.Юл иминлеге инспекторлары хәбәр итүенчә, тикшерү барышында 1 юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Алкоголь кулланган хәлдә бер машина йөртүче ачыкланган.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз. Иң күп юл һәлакәте югары тизлектә хәрәкәт итүчеләрдән һәм исерткеч эчемлек кулланучылардан килеп чыга.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үз гомерегезнең дә, пассажирларыгызның гомерләрен дә сакларга өйрәник әле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра юл хәрәкәте инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев