Узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 496 пилотсыз очкычы тотылды һәм юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Курск, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Рязань, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләрендә очкыч тибындагы 496 пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев