Узган төндә Россия территориясендә Украина Кораллы көчләренең 571 пилотсыз очкычы юк ителгән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Пилотсыз очкычлар Украина белән чиктәш төбәкләр, шулай ук Ленинград, Новгород, Тула, Мәскәү һәм башка өлкәләр өстендә бәреп төшерелгән. Моннан тыш, БПЛА Кара һәм Азов диңгезләре өстендә дә юк ителгән.
Татарстан өстеннән пилотсыз очкычлар очышы теркәлмәгән.
Нет комментариев