Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә — 400 мең сум

Казан шәһәренең хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пунктының өлкән инструкторы прапорщик Галәветдинов Илназ белән әңгәмә уздырдык.

— Сезнең оешма нәрсә белән шөгыльләнә?
— Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләк белдергән гражданнарны сайлап алу, рәсмиләштерү белән шөгыльләнә.
— Бу очракта контракт нинди срокка төзелә?
— Контракт 1 елга төзелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 елга контракт төзегән гражданнар Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 195 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала.
— 195 000 сумнан тыш, контракт төзегән гражданнар нинди түләүләргә өмет итә ала?
— 195 000 сумнан тыш, бездә төбәк түләүләре дә каралган, шуңа күрә контракт буенча хәрби хезмәткә кергән гражданнар Татарстан Республикасыннан 205 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Төбәк түләве Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында контракт төзегән башка төбәкләрдән килгән гражданнарга да каралган. Шуның нигезендә Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәткә керүче гражданнар 400 000 сум акча ала.
— Махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашучы хәрбиләр нинди суммада акчалата өстәмә алалар?
— Махсус хәрби операция уздыру зонасында акчалата тәэмин итү 210 000 сумнан башлана.
— Контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүче хәрби комиссариат юлын озак таптыймы?
— Бүгенге көндә, контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен барлык чараларны бер тәүлектә үтеп була һәм рәсмиләштерү өчен паспорт кына кирәк. Контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү процессы, шул исәптән медицина тикшерүе, шулай ук хезмәт урынына бару бушлай башкарыла.
— Контракт буенча хәрби хезмәткә бару турында тулырак мәгълүматны каян алырга була?
— Тулырак мәгълүматны яшәү урыны буенча хәрби комиссариаттан, 117 "кайнар линия"се буенча һәм Казан шәһәрендәге хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) 8(843)221-44-52 телефоны белән тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев