Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зилә Вәлиева: Ата-аналарга ял бирү турындагы закон күп балалы гаилә абруен күтәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга имза куйды.

Күп балалы ата-аналарга үзләренә җайлы вакытта түләүле ял алырга рөхсәт итә торган яңа закон ярдәм итү белән беррәттән җәмгыятьтә аларның абруен да күтәрәчәк. Татарстан Иҗтимагый палаты рәисе Зилә Вәлиева шундый фикерен әйтте.

«Дәүләт һәм җәмгыять ягыннан күп балалы гаиләнең социаль абруен яклау бик мөһим, һәм ел саен уңайлы вакытта түләүле ял бирү, бу юнәлештә адым ясау дип уйлыйм», — диде Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, коллектив килешүләре белән җитди эшли торган предприятиеләрдә күп балалы ата-аналарга элек тә өстенлек бирелгән. Хәзер законнар белән теркәлгән бу норма бөтен ил территориясендә үтәлергә тиеш.

«Бу бик мөһим адым. Миңа еш кына күп балалы гаиләләр белән очрашырга һәм гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышырга туры килә. Алар күп балалы гаиләләргә хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт, игътибар җитәрлек дәрәҗәдә булмауга да борчыла. Узган ел балалы гаиләләргә игътибарны арттыру юнәлешләре билгеләнде», — диде Зилә Вәлиева.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаган балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә үзләренә уңайлы вакытты түләүле ял алырга рөхсәт итә торган закон имзалады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-03-2021/zil-v-lieva-ata-analarga-yal-bir-turyndagy-zakon-k-p-balaly-gail-abruen-k-t-r-ch-k-5812303

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев