Журналистика серләре
Газетабызны укып баручылар яхшы хәтерлидер, быел якташыбыз, журналист, публицист, филология фәннәре докторы, тел белгече Илдар Низамовның тууына 90 ел була.
Шул уңайдан, олпат шәхесебезнең истәлегенә бәйге игълан ителгән иде. “Каләмне чорлар чарлый" исемле язмалар конкурсына күптән старт бирелә. Язмалар "Казан арты Әтнә төбәге" VI район иҗат конкурсы кысаларында үткәрелә. Илдар Низамовка багышланган чаралар берничә төргә бүленгән. Шушы атнада конкурс кысаларында “Татар журналистикасы серләре” исеме астында КФУ укытучылары район мәктәпләрендә булып, мастер-класс үткәрделәр.
КФУның Югары журналистика мәктәбе укытучылары Ләйлә Сабирова, Рәсимә Галиева, Алия Мөбәрәкҗанова, Айгөл Гөсейнова, Мөршидә Җиһаншина Бәрәскә, Күңгәр, Комыргуҗа, Күәм һәм Олы Әтнә урта мәктәпләрендә булдылар.
Очрашу барышында укучылар медиада заманча тенденцияләр турында белеп кенә калмыйча, үзләрен журналистлар ролендә сынап карарга да мөмкинлек бирде.
Укытучылар журналистның төп күнекмәләре, этика һәм һәр сүз өчен җаваплылык турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Илдар Низамовка багышланган конкурслар бүгенге көндә дә дәвам итә. Соңгы нәтиҗә Илдар Низамовның туган көнендә сентябрь аенда ясалачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев