Хезмәт юлын укытучы булып башлый
Сабиров Наил Закир улы 1932-2024
Сабиров Наил Закир улы 1932 елның 22 августында Әтнә районы Дусым авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1940-1950 елларда Дусым башлангыч, Күәм җидееллык һәм Олы Әтнә урта мәктәпләрендә укый. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1950 елда Түбән Көек җидееллык мәктәбендә немец теле укытучысы буларак башлый. 1952-1954 елларда Ары җидееллык мәктәбендә укыта, 1954 елда ул ВЛКСМ Әтнә район комитетының II секретаре итеп сайлана, ә 1957-1960 елларда ВЛКСМ райкомының I секретаре булып эшли.
1960 елны КПСС райкомы тәкъдиме белән «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлана һәм 34 ел дәвамында уңышлы рәвештә колхоз белән идарә итә. Колхозны алдынгылар сафына күтәреп, данын еракларга җиткерә. Ул җитәкләгән чорда колхоз КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Наил Сабиров җитәкче булганда, «Чулпан» колхозында барлык җитештерү объектлары, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары яңартыла һәм төзелә, хуҗалыкка һәм торак пунктларга газ һәм телефон кертелә. Ул халыкның тормышын яхшыртуны алгы планга куеп эшли.
Наил Закир улы Сабировның тырыш хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан лаеклы бәяләнә. Ул «Почет билгесе» ордены, бик күп медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, күп санлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә. Районда аңа беренчеләрдән булып «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» (1983 ел) исеме бирелә.
1985-1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. 1994 елдан Әтнә районында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе. 2002 елдан «Арчанефтепродукт» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы буенча генераль директор киңәшчесе.
Сабиров Наил Закир улы 2024 елның 11 июнендә вафат була.
Район үзәк китапханәсе белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев