Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге аралыкта республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге — учаклар, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урманнар яну куркынычы янаган торак пунктларда, гражданнарның бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
Моннан тыш, 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне торак пункт территорияләрендә, урманнар яну һәм башка ландшафт (табигый) янгыннар куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларында, урманнар яну куркынычы булган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук икътисад объектларында, урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә ут куллану катгый тыела. 
Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.
ТР Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән карары нигезендә, профилактик төр­кемнәр төзеләчәк, аларның бурычларына коры үлән һәм чүп-чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү керә.
Исегездә тотыгыз, учакны яккан өчен РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча түбәндәге штрафлар каралган:
— гражданнарга — 20 000 сумга кадәр;
— вазыйфаи затларга — 60 000 сумга кадәр;
— юридик затларга — 800 000 сумга кадәр.
Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз «01», «101» «112». Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев