Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда килеп чыгып, безне бик авыр хәлдә калдыра.
Янгыннарны булдырмау, сезнең гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, без тагын бер кат үз йортларыгызда автоном төтен янгын хәбәрчеләре кую зарурилыгы турында исегезгә төшерәбез.
Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк?
Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үз үзеннән сорый ала — син үз фатирында яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеңме?
Ә янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкин. Яки янгын барысы да йоклаганда, төнлә килеп чыкса?
Җавап күзгә күренеп тора. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, хәтта, кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль. Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, сезгә янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга киңәш итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы
Нет комментариев