Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгыннан сак булыгыз

Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары – әйтик, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык яки яшел­чәчелек ширкәтләре үз территорияләрен даими рә­веш­тә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиешләр.

Оешма җитәкчеләренә саклау объектларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне, шул исәптән саклау объектлары арасын төрле ягулык калдыкларыннан, чүпчардан һәм чыбык-чабыктан чистартуны тәэмин итү шарт.

Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда коры үләнне һәм чүпчарны яндыру катгый тыела. Урманнар яну куркынычы булганда торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта, мәсәлән, учакта, мангалда, ризык әзерләү тыела.

Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев