Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Тиздән җәйге каникуллар

Ут хәвефләреннән сак булыйк!

Җәйге каникуллар башланырга да ерак калмады. Шул уңайдан, әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәр­теп узасы килә. Җәй­ге каникуллар вакытында аеруча балалар кур­кынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк.
Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, балалар шырпы һәм зажигалкалар  белән  уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-казалар китерергә мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп тору зарур. 
Иң элек, йортыгызда күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын төгәл белергә һәм нинди дә булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта, гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш.
Балаларга ут бе­лән шаяруның куркыныч икә­нен искәртеп тору зыян итмәс. Аларга көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Иске электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Чөнки янгын килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе – төзек булмаган электр үткәргечләре.
Балаларны йортта үзлә­рен генә калдырырга туры килгән очракта, газ һәм электр приборларын сүн­дерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ерак­карак яшерегез! Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итәргә кирәклеген өйрәтегез.
Балаларның җәйге яллары хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык мизгелләр белән үтүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Адель Шакиржанов,  Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев