Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә дөньякүләм масштабтагы лаборатория төзелә

Терлек азыгын хәзерли башлар алдыннан, Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. «Әтнә - иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы. Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә. Әлегә андый лаборатория Россиядә берәү генә - ул Мәскәүдә урнашкан", - диде республика ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. Ни өчен Әтнәдә төзеләме, чөнки...

Терлек азыгын хәзерли башлар алдыннан, Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды.

«Әтнә - иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы. Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә. Әлегә андый лаборатория Россиядә берәү генә - ул Мәскәүдә урнашкан", - диде республика ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

Ни өчен Әтнәдә төзеләме, чөнки биредә ныклы база бар, ә терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Татарстанда гына түгел, Россиядә алдынгылар сафында.

"Республикада югары технологиягә ия хуҗалыклар бар үзе, ә Әтнә районы тулысы белән югары технологияләргә ия", - диде ул. Шул ук вакытта җыелыш узган Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын - республиканың ресурслар үзәген телгә алды. "Бу техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү базасы бик җитди. Минемчә, хәтта югары уку йортлары белән чагыштырсак та, биредәге ресурслар үзәге базасы көчлерәк. Иң көчле база монда. Төньяк районнар гына түгел, республиканың барлык районнары да монда укытып, ветеринария белгечләре әзерләргә икешәр абитуриент җибәрергә тиеш", - дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев