Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Көн темасы

Әтнәдә көтеп алынган юл

Әтнә - гәүһәр, Мәнгәр - җәүһәр, Иске Кишет - Истанбул дип җырлаганнар элегерәк безнең якларда. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Матур сүзләр тезмәсе генә түгел бу. Бер-берсенә якын урнашкан шушы өч авылның тыгыз бәйләнештә булуын да, затлылыгын да, бай тарихка ия булуын да күрсәткән ул җыр. Дөрестән дә, гасыр­лардан бирле бу...

Әтнә - гәүһәр, Мәнгәр - җәүһәр, Иске Кишет - Истанбул дип җырлаганнар элегерәк безнең якларда.

Уйлап карасаң, исең китәрлек. Матур сүзләр тезмәсе генә түгел бу. Бер-берсенә якын урнашкан шушы өч авылның тыгыз бәйләнештә булуын да, затлылыгын да, бай тарихка ия булуын да күрсәткән ул җыр. Дөрестән дә, гасыр­лардан бирле бу авылларда яшәүче халык үзенең зыялылыгы, белемле һәм тырыш булуы белән аерылып торган. Бердәм булганнар, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Мәңгәр белән Кишетне әйткән дә юк. Кишетнең берничә буыны Мәңгәр мәктәбендә белем алды, укытучылары да, тәрбиячеләре дә уртак. Күргән саен әле дә хәлләрен белешеп торалар, сәламнәрен җибәрәләр, үлгәннәре рухына догаларын багышлыйлар. Чатнама суыкларда, карына-буранына, салкын яңгырына карамый, дизель тракторы арбасына төялеп укырга килгән 9-10 сыйныф укучыларының шаулап-гөрләп, мәк­тәпне тутырып килеп керүләре әле дә күз алдымда. Ә бит юл бик якын түгел. Җитмәсә, шул трактордан башка бү­тән транспорт йөри дә алмый. Көзен-кышын бигрәк тә. Ике авыл чиген тоташтырган урындагы Әче елгасы аша салынган күпер үзе генә дә ни тора. Күперне чыгып җиткәнче суламый торасың, билләһи. Әле җитмәсә куркыталар, имеш бу тирәдә җен-пәри адаш­тыра. Сыйныфташ кызга кунакка кайткан вакыттагы кичерешләр монысы. Җәяүләп йөргән вакытлар да күп булды.
Ул вакытлардан соң күп сулар акты. Районнар бүленгәч, бу ике авыл арасы да ерагаеп калгандай булды. Басу юлыннан җәйге чорда гына йөреп булды. "Әче" күпере тирәсен тигәнәктер, кычыткандыр кебек чүп үләне басты.
Ходайның рәхмәте, кабат Әтнә белән якынаеп куйды бит бу яклар. Ә Әтнә үзенең юллары белән бөтен тирә-якта дан тота. Шулай булмаса, безнең районга кунак булып килгән һәркем "Хай, юлларыгыз!" дип сокланмас иде.
Олы Мәңгәр аркылы Иске Кишет авылына таба салыначак асфальт юлны күпләр тормышка ашмас хыял итеп кабул иткән иде анысы. Авыл башында җыелып торган күп төрле техниканы, вагоннарны күргәч тә ышанып бетә алмадылар. Тик әтнәләрнең әйткән сүзне үтәми калганнары булмады моңарчы. Ике авылны тоташтыру­чы дам­ба күтәртелеп тә куелды. Элекке юлдан бе­раз өстәрәк, Әче елгасын да теге күпер турысыннан түгел, югарырак урыннан кисеп чыга ул. Торбаларын да кайтартканнар. Биредә Чаллы шәһәренең ике оешмасы эшчеләре хезмәт куя.

"Дорстрой сервис"лар - дамбаны күтәрсә, "Ремстрой" ныкылар күперләр салуны үз өстенә алган. Авыллар арасында кечкенә елгачыклар, уйсу җирләр байтак. Әнә шундый урыннарга торбалар салып, күтәртеп китәләр.
Чаллылар үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарып, тапшырып киткәч, юлга без тотынабыз, - ди "ТАТ­АВТОДОР"ның Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов. - Дамбаны стабильләштереп, тигезләп, таш җәячәкбез. Асфальтын җәю дә безнең өстә булачак.
Әлегә чаллылар һава торышы мөмкинлек биргәнчә биредә булачак.Бер урында торбалар куелган, тагын сигез торбаны урнаштырасылары бар. Кышын туктап торсалар, иртә яздан биредә кабат эш гөрләячәк. Безнең юлчылар да тартып-сузып йөри торганнардан түгел. Өметсез - шайтан, диләр. Киләсе елга юл сафка басар дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев