Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдәге янгында хуҗабикә үлде

Күшәрдә янгын чыгып, шәхси хуҗалыкка җитди зыян килде, дип хәбәр итте Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән дознавателе Наил Бәйрәмов. Иң аянычлысы - янгында хуҗабикә вафат була. "Өлкән яшьтәге хуҗабикә башта документларны алырга дип, аннан мал-туарны алып чыгарга сарайга керергә омтыла. Аны һәр юлы тотып калалар. Соңрак ниндидер документларны алырга дип келәткә...

Күшәрдә янгын чыгып, шәхси хуҗалыкка җитди зыян килде, дип хәбәр итте Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән дознавателе Наил Бәйрәмов.

Иң аянычлысы - янгында хуҗабикә вафат була. "Өлкән яшьтәге хуҗабикә башта документларны алырга дип, аннан мал-туарны алып чыгарга сарайга керергә омтыла. Аны һәр юлы тотып калалар. Соңрак ниндидер документларны алырга дип келәткә кереп китә, янгын күзәтчелеге вәкиле сүзләренә караганда, артыннан ишекне бикли. Эчкә үтеп әбине алып чыгалар, тик ул төтенгә тончыккан булып чыга.

Сарай янган, андагы 2 тана һәм 2 бозау да янып үлгән. "Хуҗалыктагы корылмалар "П" хәрефе формасында, бер-берсенә бик якын урнашкан", - ди Наил Бәйрәмов. Шул сәбәпле келәт, мунча да зыян күргән. Янгын йортка да күчкән, чормасы янган. Хәзер һәр корылмага да зур ремонт кирәк.

Беренчел фаразларга караганда, янгын ут чыбыгыннан чыккан. Ходай сакласын инде, өйгә карак керсә - бер-ике, ут керсә бөтен әйбереңне юк итә диләр шул. Бу гаиләгә дә сабырлык иңдерсен, киләчәктә хәвеф-хәтәр һәм борчу-хәсрәттән араласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев